28 февральдә Әлмәт шәһәрендә Р. Нәгыймов исемендәге «Урсал Тауда» бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Зәй балалар музыка мәктәбе укучылары Уразайкина Виктория (виолончель), (укытучысы Кадыйрова Люция Павловна) һәм Денисов Никита (фортепиано), (укытучысы Тимофеева Татьяна Александровна) «Камера ансамбле» номинациясендә Гран-прига ия булдылар. «Фортепиано белән башкаручылар» номинациясендә Денисов Никита - II дәрәҗә Лауреат, Боровой Александр - III дәрәҗә Лауреат (укытучы Тимофеева Татьяна Александровна) булдылар.