Бүген Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 7нче урта гомуми белем мәктәбендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы үтте. Анда муниципаль этапта җиңеп чыккан 4 районның иң яхшы укытучылары җыелган иде. Алар арасында Актаныш, Мөслим, Сарман, Түбән Кама районнары бар иде. Безнең районны 7нче мәктәптәннең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалина Эльза Миргарифан кызы яклады. Укытучылар төрле яңа технологик алымнарны кулланып, дәрестә һәм мастер-класста үз осталык дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Бәйгедәге конкурсантларның чыгышларын республикабызның мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән жюри әгъзалары бәяләде.