ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

4-9 нчы март көннәрендә район мәгариф оешмаларында «Туган як тарихы» дип исемләнгән музей видеодәресе муниципаль конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: үз Ватаныңа карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү, патриотик хисләр тәрбияләү, үз Ватаның өчен горурлык хисе формалаштыру иде.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

9 мартта «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды.

6 мартта Аксар авылында авыл гомуми белем бирү мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек үтте.

6 мартта Аксар авылында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда беренчелеге булып узды.

7
март, 2021 ел
якшәмбе
4 мартта Түбән Биш авылы мәдәният йортында районыбызда игълан ителгән Туган як елы кысаларында күренекле якташлар белән очрашу кичәсе узды.

6
март, 2021 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

5 март көнне шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» дигән бәйрәм программасы үтте.

Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яз башында без күңел җылысына бай матурлык бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көн һәрвакыт мәхәббәт, хыял һәм өметне гәүдәләндерә. Хатын-кызларыбыз эшләмәгән бер тармак та юк, алар һәрвакыт уңышка ирешә, шул ук вакытта мөлаем, ягымлы, сөйкемле булып кала беләләр. 

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган - "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсы үтте.


5
март, 2021 ел
җомга
"Кадерле һәм яраткан хатын-кызларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Сез мәхәббәт, гаилә, балалар кебек бербөтен булган мәңгелек кыйммәтләрне саклаучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International