Зәйдә Туган як елына багышланган музей видеодәресе муниципаль конкурсы узды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

4-9 нчы март көннәрендә район мәгариф оешмаларында «Туган як тарихы» дип исемләнгән музей видеодәресе муниципаль конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: үз Ватаныңа карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү, патриотик хисләр тәрбияләү, үз Ватаның өчен горурлык хисе формалаштыру иде. Музей-ул көчле тормыш елгасы, ул экскурсияләр, очрашулар һәм бәйрәмнәр аша иң яхшы фикер һәм хисләрне уята. Музей дәресенең үзенчәлеге шунда: андагы экспонатлар үткәндәге чынбарлыкны дәлилли, укучыларга гасырлар сулышын җиткерә. Конкурста 9 гомуми белем мәктәбе катнашты: 4 мәктәп туган татар телендә видеодәрес әзерләгән иде, 5се рус телендә дәрес тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Кадер мәктәбе алды, дәресне әзерләүче укытучы Садыкова Л.К.; II урынны Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, дәресне әзерләүче укытучы Гатиятуллина Р.С. һәм Чыбыклы мәктәбе, дәресне әзерләүче укытучы Нафиков Р.М. бүлеште; III урынны 2 нче мәктәп, укытучысы Хәлиуллина Д.П. һәм 1нче мәктәп, укытучысы Кондрабаева А.М. бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International