9 мартта «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды. Тантанада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары-Акатьев Валерий Григорьевич, район Башкарма комитеты җитәкчесе-Галиев Эмиль Эдуард улы, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры-Галиев Эдуард Шәйхнур улы, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең Бөтендөнья Универсиадаларының даими вәкиле – Шлыкова Галина Андреевна, атказанган спорт мастеры, ике тапкыр олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы - Данилова Ольга Валерьевна, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе эшләре идарәчесе - Блохин Денис Анатольевич, «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча «Агросила» АҖ генераль директоры урынбасары - Трошин Антон Александрович, «Ялта-Зәй» спортка әзерләү үзәге директоры - Огурцова Белла Ивановна катнашты. Ярышлар Россия Федерациясендә чаңгы спортын үстерү максатыннан үткәрелә һәм аларның төп бурычлары булып студентлар арасында чаңгы узышларын популярлаштыру, аларны сәламәтләндерү, яшьләрнең һәм югары белем бирү оешмалары студентларының спорт осталыгын арттыру, 2021 елгы Бөтендөнья кышкы Универсиадасында катнашуга иң көчле спортчыларны сайлап алу. Зәй чаңгы юлында барлыгы 22 команда составында 183 спортчы көч сынашачак. Җиңүчеләрне 2021 елның 11 декабреннән 21 енә кадәр Швейцариянең Люцерн шәһәрендә узачак XXX Бөтендөнья кышкы Универсиадасында катнашу көтә.