“Сирәк төрле хайваннарны һәм үсемлекләрне саклыйк“ темасына экологик дәрес

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

7 нче апрель көнне 7 нче мәктәптә “Сирәк төрле хайваннарны һәм үсемлекләрне саклыйк“ темасына экологик дәрес үтте. Уен формасында укучылар биологик төрлелек, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле, аларны саклау өчен безнең һәрберебезнең нинди гамәлләр кылуы белән таныштылар. Укучылар сирәк хайваннарны өйрәнү өчен мавыктыргыч уен сәяхәтендә-экспедициясендә булдылар. Укытучы хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре яши торган урыннар белән таныштырды. ЭКОдәрес нәтиҗәләре буенча укучылар тарафыннан "Үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк төрләренә ничек ярдәм итәргә" дигән файдалы киңәшләр язылган кесә китапчыклары әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International