Экологик икеайлык кысаларында «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән танып-белү чарасы үткәрелде. Балалар «Уңыш җый», «Йорт һәм кыргый хайваннар», «Хайванны сүрәтлә һәм ата», «Ут-ул куркыныч», «Экологик бурычлар» уеннарында көч сынашты. Күңел ачу чарасы барышында балаларда экологик культура һәм табигатьтә үзеңне куркынычсыз тоту тәртибе нигезләре формалашты, табигать дөньясы турында күзаллаулары киңәйде.