7 апрель көнне Үзәк китапханәдә система китапханәчеләре өчен «Китапханәдә мәгърифәтчелек эшчәнлеге, балалар һәм өлкәннәр иҗатын үстерү формасы буларак мастер-класс" дигән чираттагы практикум узды. Якты Күл авылы мәдәният йорты директоры Егорова Т.А. газетадан трубкалар үрү буенча үз осталыгын күрсәтте, аның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Шәһәр балалар китапханәсе китапханәчесе Алексеева Л.Н. бармак театрын булдыру һәм оештыру буенча мастер-класс күрсәтте. Авыл китапханәчеләре белән Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Хезмәтне саклауны белүчеләр» дигән КВН үткәрелде. «Яшәү стиле–сәламәтлек» район конкурсына, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча иң яхшы массакүләм чарага йомгак ясалды, анда катнашучыларны Үзәк китапханә директоры С.М. Батршина котлады. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Семинар барышында, карта буенча мошенниклык гамәлләре турында Зәй шәһәренең "Ак Барс" офисы җитәкчесе Якупова И. Ф. чыгыш ясады.