"Кызыл калфак" балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Көн саен һава суларга чыккач балалар үз участокларындагы территорияне җыештыруда катнашалар. Шушы кадәр чүп-чар каян килә? Чүпне кая ташыйлар? һ. б. куп төрле балаларга хас булмаган сораулар туып кына тора. Шул максаттан балалар бакчасында «Бары тик бергә, тату гына, табигатькә ярдәм итәргә кирәк!" дигән экологик акция үткәрелде. "Незнакайка" мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре балалар белән бергә "Балалар чүп-чарга каршы" дигән стенгазета ясадылар, шулай ук әти-әниләренә "Чүп-чарны аерсаң, ул файдалы була ала" дигән буклетлар тараттылар. Экологик акция «Бары тик бергә, тату гына, табигатькә ярдәм итәргә кирәк!»- дигән гомуми девиз астында узды. Безнең балалар үсеп җиткәч, бөтен тереклеккә кадер-хөрмәт белән карарлар, гомер буе табигать дөньясына мәхәббәт сакланыр, - дип ышанасы килә.