Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

1950 елдан башлап ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уставы үз көченә керә. Сәламәтлек көнен үткәрүнең максаты-балаларда сәламәтлек турында күзаллаулар формалаштыру һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә этәргеч бирү, аларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга игътибар җәлеп итү. Бүген С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Зәй политехник көллияте студентлары өчен, " Мин, син, ул - без сәламәт ил!"- дип аталган спорт - кызыксындыру чарасы узды. Чара барышында анда катнашучылар күп төрле конкурсларда көч сынаштылар. Балалар күп уңай эмоцияләр һәм күңел күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International