Зәй районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясалды. Аның йомгаклары буенча 1 урынны «Зәй шикәре» АФы «Сәвәләй» җитештерү комплексы, 2 урынны «Восток» АФы «Баграж» җитештерү комплексы, 3 урынны “Зәй” агрофирмасы «Аксар» җитештерү комплексы алды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы белән, Зәй районы комиссиясе рәисе итеп билгеләнгән «Агрокөч-Сервис» ширкәтенең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, Зәйнең язгы кыр эшләренә әзерлеген билгеләп үтте: "Районда язгы кыр эшләренә әзерлек бик яхшы, югары дәрәҗәдә. Барлык тракторлар һәм механизмнар әзерләнгән, механизаторлар белән комплектланган. Ягулык, майлау материалы җитәрлек. Бүгенге көндә район буенча сервис эшен үткәрү буенча 30 бригада эшли. Сервис эше тәүлек буе барачак", - диде ул. Бүген район аграрчылары язгы кыр эшләренә старт бирделәр. «Барс» агрегатлары белән көзге культураларны тукландыру эшләре алып барыла. Барлык механизаторларга язгы кыр эшләре вакытында авырып китмәс өчен, Covid-19 вакцинациясен ясатырга тәкъдим ителде.