24 июльдә «Энергетик» мәдәният сараеның спорт залында район авыл җирлекләре арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча беренчелек үтте.
Бүген хакимият бинасының зур залында район Икътисади советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибен караганчы, район башлыгы Разиф Кәримов Совет әгъзаларын 2021 елның беренче яртыеллыгындагы төп икътисади күрсәткечләр белән таныштырды, районда коронавирус йогышы, халыкны вакцинацияләүнең барышы турында сөйләде.
“Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективлары Кырымда узган “Алтын мәйдан” проекты буенча оештырылган театрлар һәм тамашалар күрсәтү буенча “Җангөл” халыкара фестивалендә җиңүләр яулап кайттылар. Әлеге фестиваль ел саен “Алтын мәйдан” интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында театраль һәм тамашалар сәнгатен үстерү, популярлаштыру, катнашучылар чыгышларын камилләштерү, яшь буын арасында аңа кызыксыну уяту максатында үткәрелә. Биредә балалар, яшьләр, өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бер иҗат мәйданында берләшә.