Зәйлеләрне зиратларны тәртипкә китерү эшенә кушылырга чакыралар

2021 елның 24 июле, шимбә
Шәһәр зиратларында чүп, ауган агачларны махсус техника белән җыештыра башлаганчы һәркемне үзенең якыннарының каберләрен тәртипкә китерергә дәшәләр. 26 июльдән Зәй шәһәре зиратларында махсус техника кулланып давыл нәтиҗәсендә ауган агачларны чыгару оештырылачак. Зәйлеләрне 24, 25 июль көннәрендә якыннары җирләнгән урыннарга барып, хәлдән килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйлар. Чүп салу өчен шәһәр зиратлары территориясенә өстәмә контейнерлар урнаштырылачак. Зәйлеләрнең битараф калмауларын сорыйлар. Якыннарыбызның хәтерен саклау - безнең уртак бурычыбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International