Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй туган якны өйрәнү музеенда Россия хәрби-диңгез флоты көненә багышланган чара узды
2021 елның 23 июле, җомга
Июльнең соңгы якшәмбесендә Россия хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә, чөнки безнең ил - бөек диңгез державасы. Көнбатыш һәм көнчыгышта, төньякта һәм көньякта аның территориясен өч океан бассейнына караган унике диңгез һәм ике эчке диңгез сулары юа. Тормышын диңгез белән бәйләү һәркемнең кулыннан килми, чөнки диңгезчеләр һәм су асты көймәләрендә хезмәт итүчеләрнең эше стихия белән бәйле, ә анда барысы да кешедән генә тормый. 22 июльдә туган якны өйрәнү музеенда «Диңгезләр, флотлар буйлап» танып-белү программасы үткәрелде. Анда диңгезчеләр: Латыйпов Фәрит Миңнехарис улы - Тын океан флоты капитан – лейтенанты; Атласов Валентин Александрович-икенче ранг капитаны, Төньяк Боз океанында хезмәт иткән; подполковник Афанасьев Александр Николаевич тормыш иптәше Рәкия Габбазовна белән, аларның уллары Виталий һәм Артур Тын океан флотында хезмәт итәләр, чакырылган иде. Кунаклар өчен район мәдәният йортының «Дейли» бию - хореография коллективы «Яблочко» биюе белән чыгыш ясады. Программа барышында балалар диңгез викторинасында катнаштылар, диңгезченең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыкладылар. Кунаклар аларга диңгез төеннәрен бәйләү ысулын күрсәттеләр, бергә алар пазлда качырылган диңгез техникасы төрләрен билгеләделәр. Укучылар Фәрит Миңнехарис улының «Лунь» сак кораблендә Камчаткада хезмәт итүен, аның озынлыгы 91 метр, ә киңлеге 10 метрдан артык булуын белделәр. Валентин Александрович крейсерларда хезмәт иткән, «Александр Невский 2» һәм «Петр Великий» — РФ Хәрби-диңгез флоты авыр атом ракета крейсеры, аның беренче һәм соңгы суднолары булган. Аның максималь озынлыгы 250 метрга җитә, ә биеклеге -59 метр. Балалар морякларны сораулар белән күмделәр, кортикны тотып карый һәм аның номерын күрә алдылар. Чарада катнашучыларга истәлек өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз