Район башлыгы Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында район Икътисади советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибен карауга күчкәнче, район башлыгы Разиф Кәримов Совет әгъзаларын 2021 елның беренче яртыеллыгындагы төп икътисади күрсәткечләр белән таныштырды, районда коронавирус йогышы, халыкны вакцинацияләүнең барышы турында сөйләде. «Татарстан почтасы» АҖ Түбән Кама почтамты Зәй участогының 2021 елның беренче кварталындагы эшчәнлеге турында участок башлыгы Рөстәм Газетдинов сөйләде. Зәй почта элемтәсе бүлекчәләре Зәй һәм Сарман районнары территориясендә хезмәт күрсәтәләр. Зәй участогы 40 почта хезмәте бүлекчәсен, 1 кибет һәм 1 киоскны үз эченә ала. Районда 23 почта элемтәсе бүлеге эшли, шуларның 5се - шәһәр бүлекчәләре һәм 18е-авыл җирлекләрендә. Зәй районында хезмәткәрләр саны-132 кеше тәшкил итә. Беренче кварталда почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан гади язма корреспонденция – 48257данә дә, заказлы язма корреспонденция -26637 берәмлек,  бәяле язма корреспонденция – 521 берәмлек, посылкалар – 1660 берәмлек, почта күчермәләре – 2501 берәмлектә кабул ителгән һәм эшкәртелгән, пенсияләр һәм пособиеләр- 44585 пенсионерларга түләнгән, 67035 берәмлектә коммуналь түләүләр кабул ителгән, 276540 квартирага счетлар таратылган. Участок башлыгы үзенең чынгышында 2021 елга каралган перспективалы планнар белән уртаклашты, һәм төп бурычларны атады бу исә : почта челтәрен саклап калу, аз торак пунктларда почта бүлекләре ябылуга юл куймау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тагында яхшырту. Соңыннан Икътисади совет әгъзалар фикер алыштылар. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов почта хезмәтен оештыру буенча үз киңәшләрен бирде, авыл җирлегендә почта бүлекчәләрен саклап калу буенча барлык кирәкле чараларны күрергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International