24 июльдә «Энергетик» мәдәният сараеның спорт залында район авыл җирлекләре арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча беренчелек үтте. Шәхси беренчелек нәтиҗәләре: ир-атлар арасында: 1 урын- Сынков Борис (Поручик авыл җирлеге), 2 урын Сапаев Михаил (Поручик авыл җирлеге), 3 урын Хәйруллин Динар (Якты Күл авыл җирлеге); хатын-кызлар арасында: 1 урын Маклакова Елена (Сәвәләй авыл җирлеге), 2 урын Борһанова Азалия (Аксар авыл җирлеге), 3 урын Анисимова Елизавета (Якты Күл авыл җирлеге). Ярышның команда нәтиҗәләре: 1 урын Поручик авыл җирлеге, 2 урын Якты Күл авыл җирлеге, 3 урын Савәләй авыл җирлеге, 4 урын Аксар авыл җирлеге.