12-16 гыйнварга кадәр Яшел Үзән шәһәрендә А.Ларьков призына 2006-2007 елгы чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы Бирюков Вадим (2006 елда туган) ике ярышта: классик стиль буенча 10 км дистанциядә һәм ирекле стиль буенча 5 км дистанциядә 1 нче урынны алган. Тренеры Габидуллин Рәкыйф Марс улы. Гомумкоманда зачетында Зәй шәһәре командасы 2 урынны яулаган.