13-14 гыйнварда Зәй шәһәренең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан һәм шәһәрләреннән: Әлмәт, Алексеевск, Саба, Биектау, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Тәтеш, Тукай, Казан шәһәрләреннән 186 спортчы катнашты. Зәй спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар: 1 урын - Колесова Полина (тренеры Салихов Р.Р.),1 урын-Хөснуллина Полина (тренеры Салихов Р.Р.), 1 урын-Хуҗина Ләйсән (тренеры Салихов Р.Р.), 1 урын - Карпов Данил (тренеры Хәйруллин И.Г.). 2 урын - Шакирова Эльза (тренеры Салихов Р.Р.), 2 урын - Селезнев Никита (тренеры Хуҗин И.А.). 3 урын - Насыйров Фидан (тренеры Кәлимуллин Л.М.), 3 урын - Тучин Ильяс (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын - Вәлиев Динар (тренеры Кәлимуллин Л.М.), 3 урын - Мартемьянов Аркадий (тренеры Хәйруллин И.Г.), 3 урын - Архипов Артем (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын - Галимов Артур (Хуҗин И.А.), 3 урын - Землянов Данис (тренеры Хәйруллин И.Г.), 3 урын - Шамурзаев Реналь (тренеры Салихов Р. Р.).