Зәй районының шәһәр төзелеше Советы утырышы булды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының шәһәр төзелеше Советы утырышы булды. Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде: 1.Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә Төзүчеләр урамы буенча ябык йөзү бассейнының эскиз проектын килештерү мөмкинлеге (ZOOM режимында); 2.«ТР, Зәй шәһәре, Гагарин урамы, 55«б» адресы буенча урнашкан кибет бинасын реконструкцияләү" объектының эскиз проектын килештерү мөмкинлеге. Шәһәр төзелеше Советы әгъзалары эшләүчеләрнең тәкъдимнәрен карадылар, бу проектлар буенча үз фикерләрен белдерделәр, алга таба проектлаштыру буенча киңәшләрен бирделәр. Утырышка район башлыгы, шәһәр төзелеше Советы рәисе Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International