Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында «Зәй муниципаль районы мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре» дигән темага мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Семинар темасы буенча төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Сәфәргалиев Эрнст Рәис улы чыгыш ясады. Мәгариф оешмалары җитәкчеләре алдына 2022 елга өстенлекле бурычлар куелды. Татарстан Республикасында яшәүче барлык милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыру, 2022 елда Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында һәм «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында аерым әһәмияткә ия. Эрнст Рәис улы мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабына йомгак ясады, олимпиадаларның республика этабында катнашу алдыннан бурычлар билгеләде. Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы укучыларны хәрби хезмәткә әзерләү һәм патриотик тәрбиянең актуаль мәсьәләләре белән таныштырды. Шулай ук алдау гамәлләрен булдырмас өчен законнарны үтәү һәм COVID-19га каршы профилактик чаралар оештыру турында чыгышлар тыңланды. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов районның педагогик җәмәгатьчелеген көн тәртибендә каралган барлык мәсьәләләр буенча киләчәктә эшне тагын да җанландырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International