Зәй районы эчке эшләр бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2022 елга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Тимур Рөстәм улы Минушев, шәһәр прокуроры урынбасары Алексей Юрьевич Сизов, бүлек җитәкчесе һәм шәхси составы катнашты. Төп доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы Ришат Илдар улы Гыйзәтуллин чыгыш ясады, ул 2021 елда, тулаем алганда, оператив-хезмәт бурычларының планлаштырылган күләме үтәлде, хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен җинаятьчел кул сузулардан яклау буенча шактый эш башкарылды, дип билгеләп үтте. Уңай динамиканы дәвам итү 2022 елда төп бурыч булып тора. Йомгаклау киңәшмәсе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International