Гулькин, Төги һәм Поручик авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында районның Гулькин һәм Төги авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды, ул халыкны районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләренең эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнары турында Гулькин һәм Төги авыл җирлекләре башлыклары Светлана Инькова һәм Татьяна Попова сөйләде. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, авыл җирлекләре рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында иң мөһим мәсьәләләр тыңланды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин халык җыеннарына йомгак ясады. Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашында Урсай авыл җирлегендә халык җыены узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International