РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Зәй шәһәрендәге филиал объектында, 2026 елның 25 мартында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, «Болгар радиосы», РТРС-1, РТРС-2 каналларында, аналог һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарга район күләмендә ифтар кылдыру матур традициясе инде Зәйдә күптәннән яшәп килә.
Алдагы елларда ул политехника көллиятендә уздырыла иде, быел исә аны Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә уздыру карар ителде. Бүген әлеге чара дини йолаларны үтәп күркәм төстә үткәрелде. Быелгы район ифтарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.