2026 елның 2 мартында хакимиятнең зур залында шәһәр һәм районның хокук саклау органнары җитәкчеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.
Аның төп темасы мәгариф объектларына һөҗүм куркынычын профилактикалау буенча кичектергесез чаралар күрүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр иде. Мәгълүмат белән район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй шәһәрендәге бүлеге хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы, Зәй шәһәре прокуроры чыгыш ясады.
Утырыш барышында мәгариф оешмаларына кораллы һөҗүмнәр куркынычын киметү, балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсыз һәм законлы челтәр куллану тәртибен тәэмин итү, балигъ булмаганнарда хокукка каршы тору билгеләре формалашуга юл куймауда ата-аналарның һәм мәктәпнең ролен көчәйтү буенча чаралар комплексы эшләнде.