«Ялкын» яшьләр үзәгендә герой — Чечен республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алексей Сергеевич Черновка багышланган Хәтер дәресе узды. Бу чара мөһим вакыйга булды: ул яшүсмерләргә чынбарлыкны аңларга, якташларының батырлыгы турында белергә мөмкинлек бирде. Дәрес азагында «Форпост» ФПООП активистлары Алексей Черновны бер минут тынлык белән искә алдылар. Күпләр Алексей Сергеевичның якташы булулары белән горурлануларын белдерделәр, күпләр өчен ул батырлык һәм фидакарьлек үрнәгенә әверелде.