Бүген хакимиятнең зур залында Э.Э. Галиев рәислегендә быел юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең беренче утырышы узды.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2025 елда матди зыян белән 509 юл-транспорт һәлакәте һәм зыян күрүчеләр белән 27 авария теркәлгән. 8 кеше һәлак булган, 35е яраланган.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проектының максатчан күрсәткече үтәлгән - һәлак булучылар саны фаразланган күрсәткечтән артмаган (9 кеше). Бер ел эчендә ЮХИДИ инспекторлары 112 исерек машина йөртүчене идарәдән читләштергән. Алар гаебе белән юл-транспорт һәлакәте булмаган, 3 авариядә 4 бала зыян күргән. Балалар травматизмын профилактикалау өчен 220 чара уздырылган.
Эш нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип Сәвәләй урта мәктәбе, татар гимназиясе, 2 нче һәм 7 нче мәктәпләр, «Урман әкияте», «Салават күпере», «Уймак кыз» һәм «Тату гаилә» балалар бакчалары танылган.
«Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй идарәсе 416 км юлга хезмәт күрсәтә. Кыш көне эш өчен 50 берәмлек техника җәлеп ителгән. МТЗ тракторлары өчен уникаль җиһаз ян корылмалар гамәлгә кертелгән.
Нәтиҗәләр ясап, район башлыгы Р.Г. Кәримов «Халык инспекторы» системасын популярлаштыруны көчәйтергә һәм халыкка юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында активрак мәгълүмат бирергә кушты.