ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе
28 февральдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» ХХIII авыл Спартакиадасы кысаларында, «Уңыш» ирекле спорт җәмгыятенең 90 еллыгына багышланган шахмат буенча чемпионат узды.
26 февральдән 1 мартка кадәр Казакъстан халкы ассамблеясе призына ярышлар булып узды.
27-28 февраль көннәрендә Яшел Үзәндә 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында “Татарстан өметләре” Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.

1
март, 2026 ел
якшәмбе

Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарга район күләмендә ифтар кылдыру матур традициясе инде Зәйдә күптәннән яшәп килә.

Алдагы елларда ул политехника көллиятендә уздырыла иде, быел исә аны Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә уздыру карар ителде. Бүген әлеге чара дини йолаларны үтәп күркәм төстә үткәрелде. Быелгы район ифтарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.


28
февраль, 2026 ел
шимбә

Бүген "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Михаил Владимирович Данилов истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ачык республика турниры уза.

Зәй - 2 Яшьләр үзәгендә “Сәламәтлек коды” исеме астында профилактик очрашу булды. Чараның төп эксперты - Зәй үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Олег Андреевич Дубинин. Яшүсмерләр белән сөйләшү ачык, һөнәри осталык белән һәм, иң мөһиме, формализмнан азат булып чыкты.

27
февраль, 2026 ел
җомга
«Юность» яшьләр клубы базасында, 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы хезмәткәр Александр белән очраштылар.
26 февральдә С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Без Тукайлы халык!" дип аталган музыкаль әдәби чара узды.

26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе
Бүген «Космос» кинотеатрында район башлыгы Р.Г. Кәримовның кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы очрашуы булды.

Бүген шәһәр һәм район мәктәпләрендә "Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!"("Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!"), 2026 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган парламент дәресләре узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International