27-28 февраль көннәрендә Яшел Үзәндә 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында “Татарстан өметләре” Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге мәктәптә тәрбияләнүчеләр катнашты. Беренче ярыш көнендә индивидуаль узышта классик стиль белән 1 урынны Николаева Анастасия яулады. Тренер-укытучысы - Колесов Сергей Владимирович.