Зәйдә хәрби хезмәткәр Е. И. Яковлевны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте рядовое Яковлев Евгений Иванович белән хушлашты.

Матәм чарасы Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының хатынына, балаларына, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле Алена Валентиновна, кадерле Максим, Милана, хәрби хезмәткәр Яковлев Евгений Ивановичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Евгений Иванович зәйлеләрнең йөрәгендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.

Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов кайгы уртаклашу сүзләрен, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән белдерде.

 Евгений Ивановичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Евгений Яковлевны Димитрово авылы зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International