ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов «Масксети Зәй с Вами» хәрәкәте волонтерлары төркемендә булды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән Сергей Васильевич хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады һәм актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән чара узды. Татар бүлеге китапханәчеләре килгән кунакларны котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.
Халыкара хатын-кызлар көне ел саен 8 мартта билгеләп үтелә һәм хатын-кызларга, аларның казанышларына һәм җәмгыятькә керткән өлешләренә багышланган бәйрәм булып санала. Бу көнне гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кыз роленең мөһимлеген ассызыклап, әниләргә, апаларга, дус кызларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәт белдерү кабул ителгән.
Бүген Зәй ГРЭСның актлар залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында 2025 елда коллектив килешүне үтәү йомгаклары буенча хезмәткәрләр конференциясе узды.

4
март, 2026 ел
чәршәмбе
«Хезмәт» бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар бөтен Россиядән 100 дән артык проект арасында җиңү өчен көрәшәчәк.
4 мартта район хакимиятенең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашты. Инде традициягә әверелгән очрашу кече һәм урта бизнес җитәкчеләрен, үзмәшгульләрне һәм ярдәм инфраструктурасы вәкилләрен икътисадның актуаль мәсьәләләре, яңа үсеш инструментлары һәм уртак эш нәтиҗәләре турында фикер алышу өчен җыйды.
4 мартта Зәй районы клиентлар хезмәтенең өлкән буын аралашу үзәгендә җирле СПР әгъзалары катнашында хатын-кызлар бәйрәме белән котлау булды.
«Яшьләр һәм балалар» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгенең профконсультантлары мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Зәй 9 нчы мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр. Очрашуның максаты-балаларга һөнәрләр дөньясы белән танышырга ярдәм итү һәм киләчәк юлларын аңлы рәвештә сайларга беренче адым ясау.

3
март, 2026 ел
сишәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй үзәк район хастаханәсенең йомгаклау медицина советы узды.
2026 елның 25 февраленнән 2 мартына кадәр «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International