26 февральдән 1 мартка кадәр Казакъстан халкы ассамблеясе призына ярышлар булды. Бу ярышларда 2009-2011 елгы егетләр, көрәшнең берничә төре буенча, Казахстан халкы ассамблеясе призларына ярыштылар. Ярышларда “Зәй” спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Бутин Арсений (тренер-укытучы Салихова Р.Р.) һәм Вәлитов Максим (тренер-укытучы Салихов Р.Ф.) билбау көрәше буенча чемпион булдылар. Шулай ук Бутин Арсений билбау көрәше буенча бронза призер булды.