ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле зәйлеләр! 2022 елның 5 апрелендә Комсомол урамындагы ВНС-3 территориясендәге суүткәргеч коесында задвижканы алыштыру буенча эшләр башкарылу сәбәпле, шәһәрнең үзәк өлешендә һәм Воздвиженка бистәсендә 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр су бирүдә өзеклекләр туу яисә аның басымы кимү ихтималы бар.

“Алтынчәч” балалар бакчасында экологик икеайлык кысаларында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экология буенча "Табигать сакчылары" дигән квест - уен үткәрделәр.
1нче апрельдә 5нче мәктәптә "Балалар бакчасы һәм мәктәпнең экологик тәрбия буенча эшчәнлеге дәвамчанлыгы" проекты кысаларында Кошлар көне үткәрелде.

1
апрель, 2022 ел
җомга
1 апрельдә көлү көне генә түгел, ә кошлар көне дә бәйрәм ителә. Бу халыкара бәйрәм, аның максаты-кошларның төрлелеген саклап калу һәм каурыйлыларның санын исәпкә алу.
Бүген Зәй шәһәре 1нче номерлы урта мәктәбе укытучылары мәктәп яны территориясен кардан чистарту акциясендә катнаштылар.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Архипова белән берлектә сәүдә объектларын карап чыкты.

Көлке көне яки "1 апрель-беркемгә дә ышанмыйм" - бу көн истәлекле датага һәм бөтен халык бәйрәмнәренең бер генә календарена да кертелмәгән, әмма ул  бөтен дөньяда зур уңыш белән билгеләп үтелә.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына-күчәргә чакыра.
Орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау инспекциясе белгечләре чәчү кампаниясенә әзерлек буенча актив эш алып баралар. Орлыкларның сыйфатын, аларның дымлылыгын, тишелешен билгеләү, корткычларга тикшеру - бүгенге көндә мөһим эш булып тора.

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында медицина советы узды. Зәй үзәк район хастаханәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында баш табиб Айдар Фатыйхов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International