Көлке көне яки "1 апрель-беркемгә дә ышанмыйм" - бу көн истәлекле датага һәм бөтен халык бәйрәмнәренең бер генә календарена да кертелмәгән, әмма ул бөтендөньяда зур уңыш белән билгеләп үтелә. Бүген шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кыңгырау» балалар бакчасы нәниләре өчен, Бөтендөнья көлке көненә багышланган күңел ачу – уен программасын үткәрделәр. Балалар безнең илгә әлеге бәйрәмнең каян килүен һәм ни өчен нәкъ менә аның 1 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр, дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләрнең ни рәвешле шаяруларын һәм уйнавын ачыкладылар. Программа бик бай һәм кызыклы булды, шаян тавышлы малайларга һәм кызларга күңелсезләнергә туры килмәде. Алар викторинада катнаштылар, үзләрен төрле конкурсларда сынадылар, бер-берсе белән уйнадылар һәм вакытларын бик күңелле үткәрделәр. Чара ахырында алып баручылар залда утыручыларга программада актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр, аларны тәм - томнар белән сыйладылар, көлү-сәламәтлек һәм тормышта уңыш күрсәткече- дип искә төшерделәр.