Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Югары сыйфатлы орлык материалы - уңышны арттыруда төп факторларның берсе
2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе
Орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау инспекциясе белгечләре чәчү кампаниясенә әзерлек буенча актив эш алып баралар. Орлыкларның сыйфатын, аларның дымлылыгын, тишелешен билгеләү, корткычларга тикшеру - бүгенге көндә мөһим эш булып тора. Югары сыйфатлы орлык материалы - уңышны арттыруда төп факторларның берсе. Зәй районы хуҗалыкларында чәчүгә әзерлек тыныч режимда бара, бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 100% тәшкил итә. Хәзер район хуҗалыкларында маржиналь культуралар: кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагыш һәм рапс орлыклары белэн тәэмин итү эшләре алып барыла. 2022 ел уңышы өчен кукуруз орлыгына ихтыяҗ 5081 чәчү берәмлеген тәшкил итә, шуларның 90% ы хуҗалыкларда. Калган өлеше контрактлаштырылган һәм якын арада хужалыкларга кайтачак. Шикәр чөгендере орлыгы белән тәэмин ителеш – 100% (ихтыяҗ 11579 ч. б.), орлыклар шикәр заводына кайтартылган. Көнбагыш орлыгына ихтыяҗ-1089 чәчү берәмлеге, контрактларга кул куелды, партияләр әлегә Татарстан Республикасында, хуҗалыкларга кайтарту шушы көннәрдә башланачак. 31 мартка "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Зәй район бүлеге белгечләре 4695 ч.б. техник культуралар орлыгының, шул исәптән 4561 ч.б. кукуруз гибридының чәчү сыйфатын тикшерде. Үткәрелгән анализ орлыкларның Р 52325-2005 Гостына туры килүен күрсәтте. Шулай ук «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Зәй район филиалы белгечләре китерелгән һәр сорт һәм орлыкларның һәр партиясе Казанга сынау лабораториясенә җибәрелә. Анда орлык материалын агулау сыйфатына анализ ясалачак.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать сафлыгын саклауда
2026 елның 17 апрелендә Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Россия суы” бөтенроссия проекты кысаларында җирле күл ярларын чистарту буенча масштаблы экологик акция үткәрделәр.
Зәйдә Чернобыль АЭС фаҗигасендә катнашучылар белән очрашу узды
16 апрельдә Зәй районының өлкән буын аралашу үзәгендә Чернобыль АЭСы фаҗигасендә катнашучыларның Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел тулу уңаеннан очрашуы узды. Чара ликвидаторлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз