Район башлыгы сәүдә объектларын карап чыкты

2022 елның 1 апреле, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Архипова белән берлектә, сәүдә объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында төп азык-төлек товарларының һәм беренче чиратта кирәк булган товарларның бәяләренә мониторинг ясалды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Пятерочка», «Магнит» Федераль сәүдә челтәрләре кибетләрендә һәм «Зәй сәүдә» төбәк сәүдә челтәрләрендә беренче чиратта кирәкле товарларның җитәрлек күләмдә булуы ачыкланды. Кибет вәкилләре мәгълүматларына караганда, товарлар белән тәэмин итү даими башкарыла, әмма аерым бер товарларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, бер кешегә түбәндәге товарлар: шикәр комы,тоз,ярма,көнбагыш мае - 3 берәмлектән дә артмаган күләмдә һәм тавык ите 1 кешегә 5 кг.нан да артмаган күләмдә бирелә. Җитәкчеләр белән әңгәмә барышында Разиф Галиевич халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә һәм иң беренче чиратта кирәкле товарларга кытлыкны булдырмауга басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International