«Халыкара кошлар көне»

2022 елның 1 апреле, җомга

1 апрельдә көлү көне генә түгел, ә кошлар көне дә бәйрәм ителә. Бу халыкара бәйрәм, аның максаты-кошларның төрлелеген саклап калу һәм каурыйлыларның санын исәпкә алу. Көн очраклы гына сайланмаган: якынча бу вакытта кошлар кышлау урыннарыннан кайталар. Экологик тәрбия бирү максатыннан 2 нче мәктәпнең 8 нче Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Гафурова С.Г. белән берлектә, мәктәп янында сыерчык оялары һәм кошлар өчен җимлекләр урнаштырдылар. Канатлы дусларыбызны көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International