Республикада 1 апрельдә Экояз - 2022 старт алды. ЭКОяз-2022 акциясе кысаларында табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән экологик чаралар, төрле бәйгеләр үткәрү тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2022 елның 26 апрелендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «Бала карау буенча ялда булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр» темасына «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра.
2 апрельдә Яңа шәһәр бистәсенең урман юлында «Чаңгы сезонын ябу" ярышлары узды.