Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында медицина советы узды. Зәй үзәк район хастаханәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында баш табиб Айдар Фатыйхов чыгыш ясады. Аның 2021 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлеге күрсәткечләре турында баш табибның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирина Захарова сөйләде. Кадрлар хезмәте эшенә нәтиҗәне кадрлар бүлеге башлыгы Анастасия Ахунова ясады. Йомгаклау киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының стандартларны һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Галина Лысенко катнашты һәм республиканың сәламәтлек саклау торышы турындагы мәгълүмате белән таныштырды. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен акушер бүлеге мөдире-акушер-гинеколог Виталий Егоров һәм поликлиниканың стоматология бүлегенең табиб-стоматолог-терапевты Ирина Уэтова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына Зычәбаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Фәния Вәлиева, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Лилия Кондрабаева, процедура терапиясе бүлегенең шәфкать туташы Галина Пашкина, кабул итү бүлегенең шәфкать туташы Фердинания Спиридонова лаек булдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән клиника-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты Виктория Сосенкова, диагностика бүлегенең рентгенолаборанты Айгөл Сергеева, хирургия бүлегенең буфет хезмәткәре Наҗия Нәҗметдинова бүләкләнделәр.