ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Әминов Илшат Юныс улы, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина белән берлектә, «Бердәм РОССИЯ» партиясе Зәй җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итү үткәрде.

21
июнь, 2022 ел
сишәмбе
Бүген Сармашбаш авыл җирлегенең Федоровка авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиев истәлегенә кабер тактасы ачылды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе
«Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре җылы көннәр җитү белән, саф һавада «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә кертелә торган озак вакытлы тәрбия системасының социаль пакетында каралган прогулкалар һәм социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә башлады.
16-19 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының җәйге чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда «Барс» спорт мәктәбендә тренер Лисов Валерий Владимирович кул астында тәрбияләнүчеләр катнашты.

19
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Татарстан башкаласында узган Сабантуйда катнашты.


17
июнь, 2022 ел
җомга
Хәзерге вакытта «Россельхозцентр»ның Зәй бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга фитомониторинг үткәрәләр. Җәйге чорда фитомониторинг үсемлекләр үсешенең һәр фазасында күп тапкырлар уздырыла.
Бүген Зәй муниципаль районында «ЭКОяз-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды.
15-16 июнь көннәрендә Бугуруслан шәһәрендә 2007-2009 елгы егетләр арасында спорт көрәше (дисциплина - ирекле) буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчысы Землянов Данис 1 урынны яулады (тренеры Хәйруллин И.Г.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International