Федоровка авылында Бөек Ватан сугышы ветераны каберен төзекләндерделәр

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Сармашбаш авыл җирлегенең Федоровка авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиев истәлегенә кабер тактасы ачылды. Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, шәһәрнең хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов, Сармашбаш авыл җирлеге имам-хатибы Юныс хәзрәт Мортазин, авыл халкы арасыннан Леонид Краснов, Павел Бусов һәм  Валентин Атласовлар катнашты. Авыл халкы һәм Алексей Алексеев уртак көч белән һәйкәл куйдылар. Аннан соң Сармашбаш авыл җирлеге имам-хатибы Юныс хәзрәт Мортазин дога укыды. "Шунысы игътибарга лаек, 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Федоровка авылы халкы, Бөек Ватан сугышы ветеранына хөрмәт йөзеннән, кабер ташы куйдылар. Зәй районы башлыгы Разиф Галиевич исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Атласов Валентин Александровичка һәм барлык  авыл халыкына бу җаваплы эштә битараф калмаганнары һәм җирләү урынын төзекләндергәннәре, чын геройга лаеклы кешегә таш урнаштырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Биредә чын патриот ята, ул сугышта гына түгел, илебезне торгызу да да катнашкан, - диде Петр Уразайкин. Галимҗан Зәки улы хәрби хезмәткә 1940 елның сентябрендә китә. Аңа ул вакытта  19 яшь була. Ул бөтен сугышны үтеп, 1948 елда гына әйләнеп кайта. Тимер юл гаскәрләрендә юлчы булып хезмәт итә. Кенигсбергны алган, Мәскәүне саклаган һәм Германияне Җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International