ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2022 ел
җомга
25 августта Яшьләр (яшүсмерләр) клубында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында чара узды. Акциядә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 20 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев «ЭКОяз-2022» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде. Чара башында ул барлык катнашучыларга әйләнә-тирәлеккә игътибарлы карашлары өчен рәхмәт белдерде.

25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балаларга мәктәп букчалары тапшырылды. Гадәттәгечә чарага шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә кушылды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләренең еллык август конференциясе булып узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуардович Галиев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Рәисович Сәфәргалиев, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ректоры Людмила Николаевна Ногманова, Казан федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Ефимовна Мерзон, «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» өстәмә һөнәри белем бирү институты директоры Лариса Рамил кызы Шакирова, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, педагоглар катнашты.
Лубян урман-техник колледжында керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентларны «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм лшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлекләренә чакыралар.

24
август, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итүче малайлар һәм кызлар шәһәрнең 370 еллыгына багышланган парламент дәресе барышында Зәй һәм Зәй районы турында күп яңалыклар белделәр. Чараның хөрмәтле кунагы Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов булды.
Бүген Зәй сусаклагычы яры буенда йөзү буенча ачык тренировка оештырылды. Әлеге чара «Демография» милли проекты максатларына ирешүгә - халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Авыруларны карау мәктәбе – «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла торган озак вакыт тәрбияләү системасы социаль сервисларының берсе. Мәктәпнең әйдәп баручы роле - якыннарын мөстәкыйль карарга теләүче аз мобильле гражданнарның туганнарын укыту, авыр авырулы кешеләрне тәрбияләүнең гамәли күнекмәләрен (ашату һәм урын-җир, киемнәрен алыштыру, тәнен эшкәртү), тернәкләндерүнең техник чараларын куллану.

23
август, 2022 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

22
август, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген Тавлин урамы, 28 йортта һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр. Август ахырында үткәрелә торган һәм Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә багышланган бәйрәм шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International