ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе
2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычы-узышчылар арасында ачык җәйге Чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

3
сентябрь, 2022 ел
шимбә
Бүген Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычы узышчылар арасында ачык җәйге чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды.
Бүген, 2022 елның 03 сентябрендә, «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды.
2 сентябрьдә Төзүчеләр урамындагы 8 нче йортта яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр.

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 1 сентябрендә Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» табигый - фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәген тантаналы ачу булды. Ул «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылды.

Мәктәп директоры Исрафилова Василә Кәрим кызы «Үсеш ноктасы» үзәгенең гомуммәдәни кыйммәтләрне үстерү, цифрлы грамоталылык, проект эшчәнлеге, балаларның, педагогларның, ата-аналар җәмәгатьчелегенең иҗади социаль үзаңы өчен мөһим булуын һәм укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруны тәэмин итәргә тиешлеген билгеләп үтте. Үзәк эшчәнлегенең төп максаты - белем бирү сыйфатын күтәрү өчен шартларны камилләштерү, белем бирү предметларын һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерүдә укучыларның мөмкинлекләрен киңәйтү. Әлеге проектны тормышка ашыру мәктәп укучыларының гамәли белемнәрен һәм  сәләтләрен  үстерергә ярдәм итәчәк. 

Үзәкнең заманча җиһазлары укучыларга яңа компьютер технологияләрен һәм цифрлы лаборатория җиһазларын кулланып «Физика», «Химия», «Биология» фәннәрен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Дәрестән тыш вакытта «Үсеш ноктасы» үзәгенең ишекләре педагоглар һәм укучылар өчен дә, ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен дә ачык булачак.


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
1 сентябрьдә Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә, шулай ук Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентлары өчен Белем көненә багышланган бәйрәм линейкалары узды.

30
август, 2022 ел
сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы һәм Шәһәребез көне белән котлыйм! Республика көнен без быел Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган истәлекле чаралардан соң билгеләп үтәбез. Август ае башында Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланган VIII съезд Россиянең 77 төбәгеннән һәм якын, ерак чит илләрдән 1500 делегатны җыйды. Юбилей даталарына шундый бай ел республика өчен Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгы белән дә тарихка кереп кала.

29
август, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаша.

27
август, 2022 ел
шимбә
2022 елның 3 сентябреннән «Энергетик» мәдәният сараеның үзәк мәйданында атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International