Район башлыгы "Факел" лагеренда Парламент дәресе уздырды

2022 елның 24 августы, чәршәмбе
Бүген «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итүче малайлар һәм кызлар шәһәрнең 370 еллыгына багышланган парламент дәресе барышында Зәй һәм Зәй районы турында күп яңалыклар белделәр. Чараның хөрмәтле кунагы Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов булды. Ул балаларга шәһәрнең эре предприятиеләре эшчәнлеге, район тормышының төрле өлкәләрендәге казанышлар турында сөйләде. Район башлыгы шулай ук балаларның шәһәрнең барлыкка килүенә кагылышлы күпсанлы сорауларына да җавап бирде. Дәрес башланганчы Разиф Галиевич лагерьда җәйге ялның ничек узуы белән танышты, балалар белән аралашты. Алар, үз чиратында, аңа үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International