Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә йөзү буенча ачык тренировка узды
2022 елның 24 августы, чәршәмбе
Бүген Зәй сусаклагычы яры буенда йөзү буенча ачык тренировка оештырылды. Әлеге чара «Демография» милли проекты максатларына ирешүгә - халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Чараны «Зәй» спорт мәктәбе оештырды. Чараның максаты-халыкны йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Тәҗрибәле тренер Стерехов Александр Сергеевич җитәкчелегендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «коры җирдә” да гомумфизик күнегүләр комплексын һәм йөзү техникасын үзләштерү, аны суда камилләштерү өчен махсус күнегүләр ясадылар. Барлык теләүчеләр дә тренировкага кушыла алды. "Йөзү-кеше сәламәтлеге өчен зур файда китерә, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системаларына уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта торган спорт төре. Ә саф һавада күнегүләр-ул һәрвакыт уңай энергия заряды. Балалар йөзгәндә өлкәннәр күзәтүе астында гына булырга тиеш. «Зәй» спорт мәктәбе тренерлары елның теләсә кайсы вакытында «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында балаларны һәм өлкәннәрне йөзәргә өйрәтергә әзер", - дип шәрехләде Александр Сергеевич. Йөзү-ул физик сәламәтлекне һәм тәнне формада сакларга ярдәм итә, психик сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, шулай ук суда бәхетсезлек очракларын профилактикалауга ярдәм итә торган бик яхшы спорт төре.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз