«ЭКОяз-2022»

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев «ЭКОяз-2022» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде. Чара башында ул барлык катнашучыларга әйләнә-тирәлеккә игътибарлы карашлары өчен рәхмәт белдерде.

Нәтиҗәләр чыгарганда түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: чаралар үткәрүнең актуальлеге (яңалык, максат һәм бурычларга туры килү, нәтиҗә, масштаб); катнашучылар саны, активлык, инициативалылык; җәмәгатьчелекне җәлеп итү; чараны массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати яктырту.

Акция ике этапта уздырылды: район- 2022 елның 1 апреленнән 14 маена кадәр; республика - 2022 елның 15 маеннан 31 маена кадәр.

Район этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчалары:

1 урын – «Күкчәчәк» балалар бакчасы, 11 мең сум приз фонды;

2 урын – «Уймак кыз» балалар бакчасы, 8 мең сум приз фонды;

3 урын - «Тату гаилә» балалар бакчасы, 6 мең сум приз фонды.

Иң яхшы мәктәп:

1 урын – 4 нче мәктәп, приз фонды - 11 мең сум;

2 урын-Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе, приз фонды - 8 мең сум;

3 урын - 2нче мәктәп, приз фонды -6 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International