"Мәгариф" милли проекты-яңа белем бирү үзәкләре, яңа мөмкинлекләр
2022 елның 1 сентябрендә Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» табигый - фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәген тантаналы ачу булды. Ул «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылды.
Мәктәп директоры Исрафилова Василә Кәрим кызы «Үсеш ноктасы» үзәгенең гомуммәдәни кыйммәтләрне үстерү, цифрлы грамоталылык, проект эшчәнлеге, балаларның, педагогларның, ата-аналар җәмәгатьчелегенең иҗади социаль үзаңы өчен мөһим булуын һәм укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруны тәэмин итәргә тиешлеген билгеләп үтте. Үзәк эшчәнлегенең төп максаты - белем бирү сыйфатын күтәрү өчен шартларны камилләштерү, белем бирү предметларын һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерүдә укучыларның мөмкинлекләрен киңәйтү. Әлеге проектны тормышка ашыру мәктәп укучыларының гамәли белемнәрен һәм сәләтләрен үстерергә ярдәм итәчәк.
Үзәкнең заманча җиһазлары укучыларга яңа компьютер технологияләрен һәм цифрлы лаборатория җиһазларын кулланып «Физика», «Химия», «Биология» фәннәрен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Дәрестән тыш вакытта «Үсеш ноктасы» үзәгенең ишекләре педагоглар һәм укучылар өчен дә, ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен дә ачык булачак.