Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм линейкалары узды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе
1 сентябрьдә Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә, шулай ук Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентлары өчен Белем көненә багышланган бәйрәм линейкалары узды. Бүген 538 беренче сыйныф укучысы олы тормышка тагын бер адым ясады, ә 165 беренче курс студенты - һөнәри белемгә беренче адымнар ясады. Мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның ата-аналары белән бергә тантаналы чараларда район җитәкчелеге дә катнашты. Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич, мәгариф идарәсе башлыгы Сәфәргалиев Эрнст Рәис улы Зәй политехник көллиятендә һәм 6 нчы мәктәптә тантаналы линейкаларда булдылар. Разиф Гали улы укучыларны, беренче курс студентларын, педагогларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм барысына да котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шунысы игътибарга лаек, быел мәктәп линейкалары яңа форматта узды. Бәйрәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү белән тулыландырылды, дәүләт флагларын күтәрү Россия һәм Татарстан гимннарын башкару белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International