Зәй делегациясе Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаша

2022 елның 29 августы, дүшәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаша. «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә ТР Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең еллык республика смотр-конкурсында җиңгән республика муниципалитетларына дистәләгән яңа машина ачкычларын тапшырды. Конкурста җиңүчеләргә-муниципаль берәмлекләргә «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округларының муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советы дипломнары тапшырылды. Яңа техника җирлекләрнең эш сыйфатын күтәрү өчен бүлеп бирелә. Шунысы куанычлы, республика конкурсында җиңүчеләр арасында Зәй җирлекләре дә бар. Яңа автомобиль ачкычларын Президент кулыннан Якты Күл һәм Чыбыклы авыл җирлекләре башлыклары Зиннур Мөхтәров һәм Илфат Гадершин алды. Бүген шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Республика Көнен бәйрәм итү уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән уздырылган тантаналы кабул итүдә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International