Зәй спортчылары ачык җәйге чемпионатта һәм ярышларда чаңгычылар арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә медальләр яулады

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычы-узышчылар арасында ачык җәйге Чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Шәхси-команда ярышлары Татарстан Республикасында чаңгы ярышларын үстерү максатыннан үткәрелде. Ярышлар барышында 2022-2023 елларда булачак кышкы сезонга чаңгычыларны әзерләү дәрәҗәсен карау уздырылды, 3 сентябрьдә хатын-кызлар,юниорлар, кызлар 7 км (2х3, 5 км) дистанциядә чаңгыероллерда, ә ир-атлар,юниорлар, 14 км (4х3, 5 км) дистанциясендә ярыштылар. Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендә спортчылар югары спорт нәтиҗәләрен күрсәтте. Яшүсмерләр арасында (21-23 яшь) 1 урынны Утяганова Анастасия яулады, 2 урын Лобастова Полина, юниорлар арасында (19-20 яшь) 3 урын Вәлиәхмәтова Альбина алды. 4 сентябрьдә хатын-кызлар, юниорлар, кызлар кросс буенча 5 чакрымга , ә ир-атлар, юниорлар, егетләр 7,5 чакрымга ярыштылар. (21-23 яшь) арасында 1 урынны Ибраһимова Ирина, 2 урынны Лобастова Полина алды. Барлык ир - атлар арасында 3 урынны Бирюков Вадим, ә 17-18 яшьлек егетләр арасында (2005-2006 елгы) Вадим 1 урын алды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре командасы 3 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International