Район башлыгы Р.Г. Кәримов Республика һәм Шәһәр көне белән тәбрикли

2022 елның 30 августы, сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы һәм Шәһәребез көне белән котлыйм! Республика көнен без быел Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган истәлекле чаралардан соң билгеләп үтәбез. Август ае башында Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланган VIII съезд Россиянең 77 төбәгеннән һәм якын, ерак чит илләрдән 1500 делегатны җыйды. Юбилей даталарына шундый бай ел республика өчен Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгы белән дә тарихка кереп кала. Татарстан иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, югары җитештерүчәнлек һәм кадрлар потенциалы, милләтара һәм конфессияара татулык, үзара аңлашып яшәү белән аерылып тора. Республика икътисадын ныгытуга Зәй муниципаль районы халкы да лаеклы өлеш кертә. Без мөһим социаль проектларны тормышка ашыруда актив катнашабыз. Юбилей елында да шактый эшләр башкарылды. Нариманов урамы буенча зур масштабта автомагистральне төзекләндерү, “Якты коңгыз” балалар бакчасын капиталь ремонтлау эшләре, 24 фатирлы йорт төзелеше төгәлләнде, өч фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә. “Безнең ишегалды” президент программасын тормышка ашыра башлаганнан бирле 133 ишегалды территориясенә һәм бистәләр эчендәге юлларга ремонт ясалды, “Яшьләр” паркы проекты тормышка ашырыла, яңа бассейн төзелешен башлау килешенде. Болар барысы да безнең зәйлеләрнең тормышын тагын да уңайлырак һәм имин итә. Шул ук вакытта район күп тармаклар буенча җитештерелгән продукция күләме буенча алдынгы позицияне били, авыл хуҗалыгында бөртеклеләрнең уңышы, туфрак эшкәртү технологиясе буенча республикада безгә тиңнәр юк. Игенчеләргә, механизаторларга, терлекчеләргә, энергетикларга, машина төзүчеләргә, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, туган районыбызны һәм республиканы үстерүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Кадерле зәйлеләр! Республика һәм Шәһәр көне безне туган җиребезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән берләштерә, яңа җиңүләргә рухландыра. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел көрлеге, оптимизм һәм аяз күк йөзе телим! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International